Көмеш гасырның иң танылган язучысы Марина Цветаевага багышланган чара (12+)

Марина Цветаева – әдәбият тарихында гаҗәеп бер чор булган Көмеш гасырның сүз остасы. Бу акылсыз өметләр һәм алар артыннан килүче төшенкелекләр чоры. Күп кенә шул буын шагыйрьләре кебек үк, аңа да дөньяви фаҗигаләрне тою хас. Вакыт белән каршылык аның өчен котылгысыз булып чыга һәм һәлакәткә илтә. 

рябина
10ф. Смотрим отрывки из кф
10ф. Книжная выставка
10ф.«Красною кистью рябина зажглась…»

Чараның беренче өлешендә китапханәче катнашучыларны электрон презентация ярдәмендә шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты, аның шигырь җыентыклары белән таныштырды. Марина Цветаеваның шигырьләре һәм аның турында туганнары һәм дусларының истәлекләре яңгырады.  

Кичә кунаклары нәфис фильмнардан өзекләрне һәм Марина Ивановна Цветаеваның шигырьләренә язылган җырларның видеороликларын карады, алар «башка» Цветаеваны күрә, аның гадәти булмаган шигырьләре рухына кереп чума һәм бик күп яңа хис-кичерешләр ала алды. 

Ярыш этабында чарага килүчеләр алган белемнәре буенча төрле биремнәр үтәде: кроссворд чиште, сорауларга җавап бирде. Чара азагында нәтиҗәләр чыгарылды һәм җиңүчеләр игълан ителде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: